2018-2022 елларга Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Аның кысаларында Санкт-Петербургның Тарифлар комитетында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов белән очрашу булды.
Комитет рәисенең беренче урынбасары Гасан Сәфәров һәм рәис урынбасарлары Екатерина Анонен һәм Денис Герасимов кунакка Комитетның эше: функцияләре, гамәлгә ашырыла торган «инфляция-минус» сәясәте турында сөйләделәр һәм тариф кампанияләрен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Очрашуда катнашучылар җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф куюга бәйле төбәк тәҗрибәсе, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән үзара хезмәттәшлек үзенчәлекләре һәм тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыру турында фикер алышты. Дискуссия барышында ведомстволарның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре һәм хакимиятнең башка органнары белән үзара бәйләнештә административ практика аерым кызыксыну уятты.
«Безнең хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу инде берничә ел дәвамында ведомстволардагы бурычларны хәл итүдә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Гасан Сәфәров. – Ышанам ки, алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлегебезне дәвам иттерергә кирәк. Бу агымдагы процессларны камилләштерергә, актуаль мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм башка төбәкләрдән килгән коллегаларыбыз тарыган кыенлыкларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк».
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов шулай ук Ленинград өлкәсенең Тарифлар һәм бәяләр сәясәте комитетында да булды.