Каты коммуналь калдыклар штабы: шикаятьләр азрак, ләкин карау срокларында җитешсезлекләр бар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

2021 елның 23 июнендә булган каты коммуналь калдыклар штабының көн тәртибендә «Халык контроле» системасына алынган каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармауга бәйле шикаятьләр каралды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр иткәнчә, ике мөрәҗәгать карала. Казанда, Товарищеская урамы, 25 адресы буенча район халкы чүп-чар җыелудан зарлана, ул, бәлки, законсыздыр, антисанитария куркынычы белән яныйдыр, дип шикләнә.

Имәнлек урамы, 9 йорт адресы буенча чыгарылмаган, пластик калдыклар белән тулып ташыган контейнерларга бәйле халык мөрәҗәгате Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә ике айдан бирле карала икән.

Штаб республика төбәк операторларына һәм җирле үзидарә органнарына әлеге мөрәҗәгатьләр буенча җитешсезлекләрне бетерергә һәм киләсе утырышка хисап бирергә кушты.

17-22 июнь көннәрендә каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча «Халык контроле» системасына барлыгы 28 мөрәҗәгать килгән, шуларның иң күбесе – 12 –  Казан шәһәрендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International