Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә һәм хәрбиләр каберлекләренә чәчәкләр салды

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә һәм хәрбиләр каберлекләренә чәчәкләр салды.

Тантанада катнашучылар алдында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровна Борисова чыгыш ясады. Ул чәчәкләр кую тантанасына җыелган халыкка Бөек Ватан сугышының әһәмиятенә  һәм аның истәлегенә сакчыл карашны җуймаска кирәклеген искәртте. “Бүген без 1945 ел маеның җиңү залпларын ишетү бәхете насыйп булмаганнар, бөек Җиңү хакына яу кырларында мәңгелеккә ятып калганнар, Ватаныбызның намусы, хөрлеге һәм мөстәкыйльлеген саклап калганнар  истәлегенә баш иябез. Мәкерле дошманга каршы көрәшү өчен Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артыграк кеше китте, шуларның яртысыннан артыграгы туып үскән җирләренә әйләнеп кайта алмады. Алар барысы да безнең күңелләребездә кадерләп саклана, исемнәре  шәһәрләр һәм авыллар атамаларында, бронза һәм гранит һәйкәлләрдә, музейлар һәм мемориаллар экспозицияләрендә мәңгеләштерелгән. Җиңү көнен якынайткан, ил-җиребезгә тынычлык һәм ирек алып килгән батырларыбызга мәңгелек дан!”

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International