Александр Груничев Әгерҗе районында гражданнарны кабул итте

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында гражданнарны кабул итте.

Очрашу башланганчы Дәүләт комитеты рәисе район җитәкчелеге белән бергә коммуналь объектларны карады, аерым алганда, каты коммуналь калдыкларны күмү полигонында, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, чистарту корылмаларында булды.

Коммуналь инфраструктура объектларын карау нәтиҗәләре буенча рәис «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы һәм «СМП-184» идарәче компаниясе вәкилләре катнашында тарифларны җайга салу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде .

Гражданнарны кабул итү барышында халык актуаль сораулар белән мөрәҗәгать итте, аларның күбесе күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны формалаштыру һәм түләү тәртибенә кагылышлы иде.     Барлык мөрәҗәгатьләргә дә Дәүләт комитеты рәисе тиешле аңлатмалар бирде.  

Район халкы белән мондый очрашулар практикасы дәвам итәчәк. Дәүләт комитеты рәисе тарафыннан гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү 2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International