2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында.
Әгерҗе районында Комитет җитәкчесе коммуналь объектларны карап чыгачак, «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы һәм «СМП-184» идарәче компаниясе вәкилләре катнашында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырачак.
14.00 сәгатьтә Дәүләт комитеты рәисе гражданнарны кабул итәчәк.