2021 елда тарифларны җайга салуны оптимальләштерүнең яңа санлы проектлары кертелә, тариф куюның эталон методына күчү әзерләнә һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның яңа критерийлары раслана.
Яңа кагыйдәләрне куллану практикасы буенча актуаль мәгълүмат белән тәэмин итү өчен 2021 елның 30 июнендә Мәскәү вакыты буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Центр Межрегиональных Коммуникаций» ҖЧҖ, «Кодекс» консультация үзәге белән берлектә, «Җылылык һәм суга тарифларга төзәтмәләр кертү: чыгымнарны нигезләү һәм җайга салучы белән килештерү» темасына экспертлар вебинары үткәрәчәк.
Вебинар эшендә Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре һәм тарифларны формалаштыру һәм җайга салу өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашачак.
Онлайн-трансляция программасында:
- тарифларны җайга салудагы яңалыклар;
- эталон тарифларга күчүгә әзерлек;
- җылылык өчен тарифларга төзәтмәләр кертү;
- су һәм агынты тарифларына төзәтмәләр кертү;
- 2021 елда инвестиция программаларына төзәтмәләр кертү;
- ресурс белән тәэмин итү оешмасы чыгымнарын исәпкә алу;
- концессионерларның тарифларын җайга салу;
- тоташтыру өчен түләү хисаплау;
- җайга салу органнарында тарифларны килештерү.
Катнашу өчен тулырак мәгълүматны +7 (499) 322 21 25 телефоны яки kir@vsesem электрон адресы буенча алырга мөмкин.