2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2020 ел өчен Тәтеш һәм Кукмара муниципаль районнары җайга салынулы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге Комиссия 2020 ел өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык энергиясе өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлеше турында фикер алышты.
Финанс хисапларын «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ, «Тәтеш-Водоканал» АҖ, «Тетюши-Водоканал» ҖЧҖ, «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖ, «Сток» ҖЧҖ,«Инженерные сети» ҖЧҖ һәм «Эко-Сервис» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.