2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 ел өчен икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләрен карап тикшерү буенча чираттагы утырыш булып узды.
Комиссия кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлешен тикшерде.
Лаеш районы предприятиеләре: «Инженерные Технологии» ремонт-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ, «Нармонский комсервис» ҖЧҖ, «Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге» ҖЧҖ, «Коммуналь сервис» ҖЧҖ, «Казан» халыкара аэропорты» АҖ, «Сокуры коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ финанс хисапларын тәкъдим итте.
Тапшырылган хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.