2021 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан шәһәрендә төзелә торган объектлар: «Грань» ҖЧҖ объекты – Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингвистик белем бирү комплексы төзелеше»н, «Горький шоссесы, 100 адресу буенча Өстәмә белем бирү үзәге»н су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру өчен түләү раслады.
Казан шәһәре, Кулагин урамы, 2 нче йорт адресы буенча «114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджт мәгариф учреждениесе объектын «Татэнерго» АҖ филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләнде.
Яр Чаллыда төзелә торган объектлар: «Новое поколение» ҖЧҖ объекты – «64/05; 64/06; 64/07 күпкатлы торак йортлар», «БЕРЕГ» төзелеш компаниясе Махсус төзүче оешма ҖЧҖ объекты – «64/09; 64/10 күпкатлы торак йортлар»ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ ташландык су агызу челтәрләренә тоташтырачаклар.
Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләрне Югары Ослан муниципаль районының «Печищи» МУП су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен 2021 елга түләү ставкалары да билгеләнде.