2021 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар штабының чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина алып барды.
Штаб, гадәттәгечә, муниципаль районнарда каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгаруга бәйле вәзгыять хакында фикер алышты. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, узган атнада Казанда, Әлмәт һәм Спас муниципаль районнарында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Сарман һәм Питрәч муниципаль районнары буенча узган атнада мөрәҗәгатьләр алынмаган.
Утырыш барышында рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина каты коммуналь калдыкларны чыгару графигының танышып чыгу өчен мөмкин булмау проблемасына аерым игътибар юнәлтте. Башкарма комитетларның күп кенә сайтларында мондый мәгълүмат юк икән.
Штаб башкарма комитетларга каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы турында халыкка оператив мәгълүмат бирергә тәкъдим итте.