«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен (мисал өчен, Россия ГТХМ, Роспотребнадзор) федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары карарларына судка кадәр шикаять белдерү процедурасыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Әлеге сервис үзләренә карата дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча чара билгеләнгән яки уздырылган юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бармаучы гражданнар өчен билгеләнгән.
Әлеге порталда нәрсәгә зарланып була:
- тикшерү процедурасын бозу очрагына;
- тикшерү тәртибен бозу очрагына;
- гражданинга карата контролер тарафыннан билгеләнгән чаралар белән килешмәү очрагына;
- тикшерү актында чагылдырылган хокук бозу белән килешмәү очрагына;
- вазыйфаи затның гамәлләре белән килешмәү очрагына.
Шикаятьләрне тикшерү үткәргән контрольлек органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары) яисә югарырак торучы контрольлек органы караячак.
Хезмәт күрсәтүче контроль органнарының тулы исемлеге белән https://knd.gosuslugi.ru/ порталында танышырга мөмкин.