2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Буа муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Алынган мөрәҗәгатьләрнең күбесе эчәргә яраклы суның сыйфатына һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә басымның түбән булуына кагылышлы иде.
Халык коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, аерым алганда, ташландык суларны агызуга һәм каты коммуналь калдыкларга тарифлар бәясен нигезләү белән кызыксынды, торак урынны карап тотуга (ишегалдын карап тотуга, гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыру) тарифлар формалаштыру тәртибен аңлату турында үтенде.
Кайнар су белән тәэмин итүгә тарифлар билгеләү тәртибен һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны индексацияләү срокларын аңлату турында сорау алынды. Шулай ук гражданнар Буа белән Казан водоканналары арасында су белән тәэмин итүгә тарифлар аермасының сәбәбе белән дә кызыксынды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Еш бирелә торган сораулар» рубрикасы ачылды, анда Татарстан Республикасында тарифлар формалаштыру мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.