Җайга салынулы оешмалар ТКХ предприятиеләре белән нәтиҗәле эшләү һәм идарә итү буенча семинарга чакырыла

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 21-23 июлендә «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы Сочи шәһәрендә узачак «ТКХ предприятиеләре белән нәтиҗәле эшләү һәм идарә итү» IV Бөтенроссия гамәли конференциясен үткәрә.

Чарага ТКХ өлкәсендә җайга салынулы оешмалар һәм коммуналь предприятиеләр вәкилләре чакырыла.

Конференция 3 программа блогыннан тора:

- торак һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар өчен гомуми темалар;

- ресурс белән тәэмин итү һәм торак идарәсе юнәлеше буенча аерым мәсьәләләрне җентекләп аңлатуны үз эченә алган махсус тар тематикалар;

- теория, практика һәм дискуссиядән торган йомгаклау блогы.

Семинарның төп темалары:

килешү мөнәсәбәтләре

гомуми милекне карап тотуга коммуналь ресурс

Тармакта тарифларны җайга салу

Челтәрләргә технологик тоташтыру

Идарәче оешмалар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасында ресурс белән тәэмин итү килешүләрен төзегәндә каршылыкларны җайга салу

Чара тармакның әйдәүче экспертлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән коллегалар белән агымдагы елның актуаль мәсьәләләре һәм законнарга үзгәрешләр кертү планлаштырыла торган мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеген бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International