2021 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия 2020 елга су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.
«Саба ТКХ КҖП» АҖ, «Саба районы Шәмәрдән ТКХ күптармаклы җитештерү предприятиесе ААҖ», «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ, «Аммоний» АҖ, «Шифалы су – «Ижминводы» шифаханәләре һөнәри берлекләренең дәвалау-профилактика шәхси оешмасы, «Экология» ҖЧҖ финанс хисапларын тапшырды.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.