Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2020/2021 елның ягып җылыту чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференцияэлемтә режимындагы утырышны Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Алексей Песошин 2020/2021 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән вакытта башкарылды, дип билгеләде. Муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларында җылылыкны вакытында җибәргәннәр. Республикада ягып җылыту чоры 2020 елның 11 сентябрендә башланды һәм 2021 елның 16 маенда тәмамланды.
Премьер-министр хәбәр иткәнчә, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 45 муниципаль берәмлекнең 2020/2021 елгы ягып җылыту чорына әзерлек паспортларын 42 муниципаль берәмлек алган. Питрәч районында, Казан һәм Яр Чаллыда берәр оешма буенча паспорт бирелмәгән.
Барлыгы 3 мең 61 котельня, 17 мең 267 күпфатирлы йорт, 3 мең 352 мәгариф объекты, 2 мең 73 сәламәтлек саклау объекты, 1 мең 960 мәдәният объекты, 294 спорт объекты, 178 социаль яклау объекты әзерләнгән. Шулай ук 3 мең 96,7 км җылылык челтәре, 12 мең 750 км суүткәргеч челтәре, 2 мең 405 берәмлек су алу корылмалары һәм 267 берәмлек суүткәргеч насос станциясе әзерләнгән.
«Кышка әзерлек халыкның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең энергия ресурслары өчен түләүләренә турыдан-туры бәйле. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының энергия ресурслары өчен түләнмәгән гомуми бурыч күләме 510 млн. сум тәшкил итә, бер ел эчендә бурычларның гомуми күләме 176,3 млн.сумга җиткән», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, узган ягып җылыту сезоны башына республикада торак фондын, коммуналь һәм социаль өлкә объектларын әзерләү буенча зур эш башкарылган, бу җылылык белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
Марат Айзатуллин узган кышның шактый салкын булуын да билгеләп үтте. Шул сәбәпле җылылык энергиясен куллану, алдагы ягу чоры белән чагыштырганда, 15% арткан.
Ягып җылыту чоры штат режимында узган, әмма коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатып торуга бәйле авария хәлләре дә булган, алар норматив срокларда бетерелгән. Барлыгы 1 мең 556 инцидент һәм авария булган. Анализ күрсәткәнчә, аварияләрнең күбесе су белән тәэмин итү өлкәсендә барлыкка килә – 1 мең 339 очрак, ягъни гомуми санның 86%ы.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә системалы проблема булып инженерлык челтәрләренең торышы тора, бу – югары дәрәҗә авариялелек сәбәпләренең берсе. Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы буенча челтәрләрнең тузу дәрәҗәсе 54 % тәшкил итә. Шул ук вакытта коммуникацияләрнең 30% артык өлеше тузган һәм аларны алмаштырырга кирәк.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты ярдәме белән, ел саен 80 млн.сумга артык авария-техник запас тулыландырыла. Җиһазлар, материаллар һәм башка комплект әйберләре сатып алына, аларны, торак-коммуналь хуҗалык системасында аварияләрне бетерү өчен, муниципаль берәмлекләргә җибәрәләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җылылык челтәрләренең тузуы күп очракта ТКХ оешмаларының финанс хәленә бәйле, чөнки тарифларда инвестиция өлеше бик аз теркәлгән. «Инвестиция программаларын игътибар белән карарга кирәк. Сер түгел, без акчаны һәрвакытта да нәтиҗәле тотмыйбыз. Төгәл механизм булырга тиеш. Беренче чиратта, бу дәүләт катнашындагы компанияләргә кагыла, – диде Президент. – Җылылык челтәрләрен модернизацияләү өчен безгә, бәлки, кайбер программаларга төзәтмәләр кертергә кирәк булыр. Инженерлык системалары катлаулы хәлдә, шуңа күрә бу эшне капиталь кертемнәр хисабына башларга кирәк булачак».
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов котельняларны һәм персоналны алдан тикшерергә, матди-техник базаны әзерләү барышы белән танышырга һәм тиешле кисәтүләр бирергә өндәде. «Җылылык җибәрер алдыннан без кыенлыкларга тарый башлыйбыз. Барысын да алдан тикшерергә кирәк», – диде ТР Президенты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү дисциплинасын арттыруда чаралар күрергә, шулай ук кышка сыйфатлы һәм вакытында әзерләнергә кушты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин, «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев чыгыш ясады.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев катнашты.