Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында үткән, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карап тикшерү буенча атналык штаб утырышында Татарстанның кайбер районнарында гына калдыкларны чыгаруга бәйле вәзгыятьнең яхшыруы хакында билгеләп үтелде.
Аерым алганда, Лаеш районында да уңай үзгәрешләр булган, анда бер атна эчендә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән шикаятьләрнең саны берникадәр кимегән.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәгълүматларына караганда, 2021 елның 12 маеннан башлап 2021 елның 18 маена кадәр каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча алынган иң күп мөрәҗәгатьләр:
Казан шәһәре буенча – 39 мөрәҗәгать (узган атнада 33 мөрәҗәгать алынган);
Әлмәт муниципаль районы буенча – 11 мөрәҗәгать (узган атнада 6 мөрәҗәгать алынган);
Лаеш муниципаль районы буенча – 6 мөрәҗәгать (узган атнада 12 мөрәҗәгать алынган);
Югары Ослан муниципаль районы буенча – 5 мөрәҗәгать (узган атнада 2 хәбәр алынган);
Яр Чаллы шәһәре буенча– 5 мөрәҗәгать (узган атнада 5 мөрәҗәгать алынган).
Каты коммуналь калдыклар буенча штаб җитәкчесе – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, чүп чыгаруга бәйле вәзгыятьне шәрехләп, җирле үзидарә органнарының башкарма комитетлары һәм төбәк операторларының җитәкчеләрен чүп-чарны вакытында чыгаруны, бигрәк тә, халык бәйрәмнәрендә һәм Сабантуй уңаеннан, югары контрольдә тотарга кушты.
Моннан тыш, рәис ассызыклап узганча, калдыклар белән дөрес эш итү буенча халык арасында экологик агарту чаралары мөһим булып тора.