Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, рәис урынбасары Л.В.Хәбибуллина җитәкчелегендә, Россия МКФХ ТКХ мәсьәләләре буенча эксперт советы каршындагы Су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу буенча эшче төркем утырышында катнашалар.
Эшче төркем әгъзалары РФ Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 2013 елның 13 маендагы 406 номерлы карарына амортизация түләүләре суммасын нигезләү, кирәкле тулай керем составына сату чыгымнарын кертү, җайга салынулы оешмалар тарафыннан өстәмә документлар тапшыруның соңгы срокларын беркетү өлешендә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча фикер алышкан.
Моннан тыш, тискәре йогынтыга түләү хисаплаган өчен җайга салынулы оешмалар тарафыннан алынган керемнәрне максатчан юнәлдерүгә бәйле мәсьәлә дә каралган.