2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия 2020 елга җылылык энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.
«Тепловые сети западного вывода» ҖЧҖ, «КомунСервис» ҖЧҖ, «Альтехносервис» ҖЧҖ, «Тепло-Энергосервис+» ҖЧҖ оешмалары финанс хисапларын тәкъдим итте.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.