Бүген Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтендә Россия МКФХ ТКХ мәсьәләләре буенча эксперт советы каршындагы җылылык белән тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы булды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова һәм ведомствоның профильле бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.
Эшче төркем әгъзалары җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның сату чыгымнарын формалаштыруның «эталонлы» алымына күчү мәсьәләләре, гамәлдәге законнарга тиешле үзгәрешләр кертү турында норматив хокукый актлар проектлары, шулай ук җылылык энергиясен җитештерүгә тарифлар билгеләгәндә ягулыкка бәяләрне исәпкә алу алымнарын үзгәртү һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар куюның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.