ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Альметьевск-Водоканал» АҖнең канализация чистарту корылмаларын үзгәртеп кору эшләре белән танышты

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В. Хәбибуллина җитәкчелегендәге эшче төркем «Альметьевск-Водоканал» АҖдә булды.

Эшче төркем канализация чистарту корылмаларында барган үзгәртеп кору эшләре белән танышты. Объектларны үзгәртеп кору эшләре «Россия Федерациясе гражданнарын алып була торган һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм аларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү» РФ дәүләт программасының «Россия гражданнарына сыйфатлы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру» ярдәмче программасы кысаларында башкарылган.

«Альметьевск-Водоканал» АҖ караган вакытта эшче төркем шулай ук 2019-2032 елларга инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышында ресурс белән тәэмин итүче предприятиенең модернизация объектларын да карады, әлеге программа барышында Әлмәт районының мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләренә тоташа торган торбаүткәргечләрне һәм канализация челтәрләрен алмаштыру буенча эшләр башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International