ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татэнерго» АҖнең инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В. Хәбибуллина җитәкчелегендәге эшче төркем «Татэнерго» АҖнең Зәй ГРЭСы җылылык челтәрләрен модернизацияләү өлешендә 2020-2023 елларга инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.

Эшче төркем предприятиенең җитештерү куәтләрен карады, Зәй ГРЭСының технологик процессы белән танышты.  Инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче чираттагы җылылык челтәрен модернизацияләү буенча эшләр каралды, аның озынлыгы – Зәй ГРЭСының төп корпусыннан башлап электр станциясенең көнбатыш коймасына кадәр 500 метр, шулай ук җылылык челтәрләрен карады, анысы – ЦТП-1 башлап Җиңү проспекты 1/23 кадәр 598 метр озынлыкта. Барлык эшләр дә план режимында бара.

Зәй ГРЭСында һәм Зәй шәһәрендә инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышында барлыгы 3,5 км озынлыкта җылылык челтәрләрен модернизацияләү планлаштырылган. 2021 елда программаны финанслау – 33,2 млн. сум, шул исәптән 29,7 млн.сум – тарифларда исәпкә алына торган амортизация. Үткәрелә торган эшләр кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International