2021 елның 1 кварталы өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча коллегия утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының закон чыгару инициативаларына, җитәрлек дәрәҗәдә амортизация түләүләре (җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә) булган оешмалар өчен инвестиция программалары эшләү һәм раслауга кагылышлы мәсьәләләр, коммуналь инфраструктура объектларын концессия килешүләре буенча файдалануга тапшыру мәсьәләләре, шулай ук мәгълүматларны актуальләштерү һәм 2022 елга объектларны һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү графигын раслау турындагы мәгълүматлар каралды.

Коллегия утырышы кысаларында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җиде катнашучы призлы урыннарга лаек булды һәм истәлекле бүләкләр алды. Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова конкурсантларга тарифларны җайга салу темасын объектив һәм һәрьяклап яктырткан өчен рәхмәт белдерде.

Конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары массакүләм мәгълүмат чаралары редакциясендә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International