Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе әгъзалары 2021 елга Апас муниципаль районының «Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыклар күмүгә тарифлар билгеләү мәсьәләсе буенча фикер алышты.
«СЭС-Регион» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны күмүгә тарифлар билгеләү буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. Полигонны эксплуатацияләү: грунт белән тутыру, механизмнарны эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.