Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 26 апреле, җомга
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Чаллы шәһәре” руда булмаган материаллар производство берләшмәсе” ҖЧҖ тарафыннан шәһәр яны елга транспортында сукуышлы суднода пассажирлар алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

2. “Диагностика-Энергосервис” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

3. Техник суга, эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Әлмәт МР: “Җир асты катламнарындагы басымны тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” ҖЧҖ; Лениногорск МР: “Бәкер” санаторие профсоюзларның дәвалау-профилактика учреждениесе; Зеленодол МР: “Дракон” ҖЧҖ; Балтач МР: “Управление” ҖЧҖ).

4. ХЭ “Нестеров С.П.” тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) буенча хезмәт күрсәтүгә тарифны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International