2021 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә социаль әһәмиятле объектларны җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Тәкъдим ителгән проект-смета документациясен өйрәнеп һәм тиешле эшләрне башкаруга киткән чыгымнарның икътисадый нигезлеле булу-булмавына анализ үткәреп, Идарә әгъзалары түбәндәге объектларны тоташтыру өчен түләү билгеләү турында карар кабул итте:
- «Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» коммерциясез оешмасы объекты – «Казан шәһәренең Совет районында Ак.Губкин урамы буенча социаль-төзелеш компоексы»н – «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына;
- «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы объекты - «Казан шәһәре Совет районының Стадион урамындагы 62 фатирлы торак йорт»ны – Казан шәһәре «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына;
- «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы объекты – «Казан шәһәренең Оренбург тракты, 4 нче йорт адресы буенча торак булмаган биналары белән 198 фатирлы торак йорт»ны – Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына.