Александр Груничев җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев үткәрде.

«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.

Арча, Алексеевск һәм Зеленодольск муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Зеленодольск районы буенча ел башыннан 6 мөрәҗәгать алынган, көн тәртибендә булган калган районнар буенча бер генә мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына агымдагы ел башыннан бирле каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 178 мөрәҗәгать кергән. Шулай ук, ул ассызыклаганча, төбәк операторлары ягыннан хокук бозу очраклары юк, шул ук вакытта гаризаларны соңга калып башкару җирлеге бар, моңа юл куелмаска тиеш.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле хәбәр иткәнчә, Арча муниципаль районы полигоннарына эксплуатацияләү өлешендә кисәтүләр юк. Алексеевск муниципаль районының ТР Территориаль схемасында билгеләнгән транспорт агымына туры килмәгән очрагы бар. Зеленодольск муниципаль районында гамәлдәге полигон юк.  

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Арча, Алексеевск һәм Зеленодольск муниципаль районнары башкарма комитеты, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International