Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 22.03.2021 ел, № Пр-42/2021 боерыгы нигезендә, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча Дәүләт комитетының баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм Дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.
Баланс комиссиясе утырышында карау өчен мәгълүматны һәм материалларны баланс комиссиясен үткәрү датасына кадәр 3 эш көне эчендә түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: monitoringokk@mail.ru
Мәгълүмат хаты: 26.03.2021 № ЛХ-27/1335/2021.