Каты коммуналь калдыкларны транспортлау өлешендә мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар ташуны гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу зарурилыгы турында хәбәр итә.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – 89-ФЗ номерлы Федераль закон) 1 статьясында каты коммуналь калдыклар белән эш итүче операторның калдыкларны җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү буенча эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуар яисә юридик зат булып тору төшенчәсе билгеләнгән.

Димәк, каты коммуналь калдыкларны транспортлау эшчәнлеген башкаручы оешмалар әлеге калдыклар белән эш итүче операторларга карый.

Шул рәвешле, 89-ФЗ номерлы Федераль законның 24.11 статьясындагы 1 өлеше нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге операторлар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.06.2016 ел, № 564 карары белән расланган Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә әлеге калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәгълүматны ачарга бурычлы.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын тайпылышсыз үтәү зарурлыгына игътибар юнәлтә. Мәгълүмат ачу стандартларын үтәүгә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) Дәүләт комитеты тарафыннан мәгълүматка системалы күзәтү ясау һәм анализлау, шулай ук оешмаларга карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү рәвешендә гамәлгә ашырыла.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.

 

Мәгълүмат хаты: 26.03.2021 № ЛХ-27/1327/2021.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International