Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2013 елның 23 апреле, сишәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Чаллы шәһәре” руда булмаган материаллар производство берләшмәсе” ҖЧҖ тарафыннан шәһәр яны елга транспортында сукуышлы суднода пассажирлар алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

2. “Диагностика-Энергосервис” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.

3. Техник суга, эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Әлмәт МР: “Җир асты катламнарындагы басымны тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” ҖЧҖ; Балтач МР: “Управление” ҖЧҖ;

Лениногорск МР: “Бәкер” санаторие профсоюзларның дәвалау-профилактика учреждениесе; Зеленодол МР: “Дракон” ҖЧҖ).

4. ХЭ “Нестеров С.П.” тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) буенча хезмәт күрсәтүгә тарифны килештерү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International