ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе төзелгән яңа торакларны «Водоканал» МУП челтәрләренә тоташтыру мәсьәләсен карады

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КО объекты – «Казан шәһәре, Совет районының Стадион урамы буенча тышкы челтәрләре булган 62 фатирлы торак йорт»ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру өчен тарифлар билгеләү мәсьәләсен карады.

 

«Водоканал» МУП белән смета документлары буенча кисәтүләр һәм аңлашылмаучанлыклар турында фикер алышканнан соң, Килештерү комиссиясе әлеге мәсьәләне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышына чыгарырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International