Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды.
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.
Актаныш һәм Әтнә муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, районнар буенча бер генә мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына агымдагы ел башыннан бирле каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 170 мөрәҗәгать кергән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Шулай ук ул, төбәк операторлары ягыннан хокук бозулар тулысынча юк, дип ассызыклады.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле хәбәр иткәнчә, Актаныш һәм Әтнә муниципаль районнары полигоннарына эксплуатацияләү өлешендә кисәтүләр юк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Әтнә һәм Актаныш муниципаль районнары башкарма комитеты, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр хисап тотты.