Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты искәртеп уза: 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен тарифлар билгеләү турында гаризалар тапшыру вакыты – 2021 елның 1 маена кадәр.
Җайга салынулы оешмалар тарафыннан тоташуга тарифлар билгеләү турында һәм тоташуга тарифларны билгеләү өчен кирәкле материаллар исемлеген билгеләү турында гаризалар тапшыру графигы Дәүләт комитеты сайтының «Тариф кампаниясе 2022» - «Тоташтыру (технологик ялгау) өчен тарифлар билгеләү» бүлегендә урнаштырылган).