Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020 елга эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә.
Хисап документлары билгеләнгән вакытта Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитика системасы аша тапшырыла.
Хисаплылык тапшыру вакыты: 05.04.2021
Мәгълүмат хаты: 17.03.2021 ел, № ЛХ-27/1128/2021.
https://kt.tatarstan.ru/informatsionnie-pisma-97766.htm?pub_id=2731042