Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлау

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!

Халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эш җаваплылык, үз-үзеңне аямыйча, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белүне таләп итә. Сезнең тырыш һәм бик мөһим хезмәтегез һәркемгә күренә, шуңа күрә дә иҗтимагый әһәмияткә ия. Бу – шәһәр халкы өчен армый-талмый эшләү, аларның төзек бәхетле тормышы. 
 Әлеге көндә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең эшчәнлегегез лаеклы бәяләнсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, энергия, һөнәри эшегездә яңа казанышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International