Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибенә «2018-2020 елларга «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен техник суга, салкын суны транспортлауга һәм җыентык суларны транспортлауга тарифлар билгеләү турында» 14.12.2017 ел, № 10-115/кс Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында»гы мәсьәлә чыгарылды.
Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Югары судының 13.11.2020 № 3а-620/2020 карарын һәм Гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция судының 02.03.2021 № 6а-622/2021 апелляция билгеләмәсен үтәүгә бәйле рәвештә кертелде
Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.