Игътибар! Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларга

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 23 маендагы 433 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына түбәндәгеләрне раслау буенча вәкаләтләр беркетелде:    

- халкының исәбе биш йөз һәм аннан күбрәк кеше исәпләнгән авыл җирлекләрендә, шәһәр округларында урнашкан җылылык челтәрләреннән тыш, җылылык челтәрләре буенча җылылык энергиясе, җылылык энергиясен саклый торган матдә тапшырылганда технологик югалту нормативларын;

 - электр энергиясе җитештерүнең билгеләнгән куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш режимда эшләп чыгару режимында функцияләүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларында җылылык энергиясе җитештерелгәндә чагыштырма ягулык сарыфы нормативларын;

- электр энергиясе җитештерүнең билгеләнгән куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш режимда эшләп чыгару режимында функцияләүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларында ягулык запаслары нормативларын (алга таба – нормативлар).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә җайга салучы тарафыннан расланган нормативларны куллану – мәҗбүри. Шул ук вакытта җылылык белән тәэмин итү объектлары нормативлар раслау һәм тариф эшләре материалларына катгый туры килергә тиеш.

Җайга салынулы оешмаларга, 2022 елда тарифларны җайга салуда расланган нормативларны вакытында анализлау һәм алга таба исәпкә алу максатларында, агымдагы елның 1 маена кадәр гариза һәм материаллар белән Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нормативлар раслау буенча вәкаләтләр дәүләт хезмәтләренә кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә, нормативларны раслау өчен Дәүләт комитетына тапшыру өчен материалларның тулы исемлеге Дәүләт комитеты сайтында Документлар > Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлегендә урнаштырылган Нормативлар раслау буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең тиешле административ регламентларында (алга таба – Регламентлар) каралган.

Килеп туган сораулар буенча Дәүләт комитетының технологик аудит бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 2 218 228, (843) 2 218 261.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International