Дәүләт комитеты хезмәткәрләре 20 апрель көнне гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Алар Дәүләт комитеты бинасының тирә-юнен тәртипкә салды. Моннан тыш бүлмәләр дә яхшылап җыештырылды: тәрәзәләр юылды, гөлләр күчереп утыртылды. Гомумән, бөтен җирдә чисталык-пөхтәлеккә ирешелде. Кояшлы язгы матур көн хезмәткәрләребезгә чисталык урнаштыруда күңел күтәренкелеге, эш дәрте өстәде.