Рәис урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова үткәрде.

«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.

Менделеевск һәм Биектау муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Биектау муниципаль районы буенча 1 мөрәҗәгать теркәлгән, Менделеевск буенча бер генә мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына агымдагы ел башыннан бирле каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 140 мөрәҗәгать кергән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Шулай ук ул, төбәк операторлары ягыннан хокук бозулар тулысынча юк, дип ассызыклады.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле хәбәр иткәнчә, Менделеевск һәм Биектау муниципаль районнары полигоннарына эксплуатацияләү өлешендә кисәтүләр юк.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты вәкиле, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр хисап тотты.

Утырыш ахырында Лилия Борисова, законнар буенча, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча тарифларны җайга салуның киләсе чорына документлар тапшыру чоры – 2021 елның 1 сентябренә кадәр, дип хәбәр итте. Әмма Дәүләт комитеты Монополиягә каршы федераль хезмәткә тариф заявкасы срогын үзгәртү турында тәкъдим җибәргән, чөнки бүгенге көндә каты коммуналь калдыклар белән эш итү – ул коммуналь хезмәт, барлык җайга салучы документлар барлык коммуналь хезмәтләр өчен кабул ителгән документларга туры килергә тиеш. Киләсе елның тариф компаниясе дигәндә, барлык коммуналь хезмәтләр буенча да алар 2021 елның 1 апрелендә старт ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International