ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында»гы мәсьәлә чыгарылды.

Идарә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының түбәндәге карарларын гамәлдән чыгару турында карар кабул итте:

 «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәрендә һәм Тимәш авылында гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 17.06.2011 №7-24/т;

«Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлегендә даими рәвештә пассажирлар йөртү муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 23.12.2016 №7-23/т.

Югарыда күрсәтелгән карарларны юкка чыгару Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының хокукый актларын актуальләштерү белән бәйле.

 Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм  https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International