2021 елның 2-3 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан парламенты делегациясе составында Мордовия Республикасына эш визиты белән булды.
Татарстан делегациясен ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев җитәкләде.
Визитның максаты – республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм чүп җыю буенча тәҗрибә уртаклашу, шулай ук Мордовия Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын оештыру проекты белән танышу.
Саранскта делегация Мордовия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов, республика Дәүләт Җыены Рәисе Владимир Чибиркин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы – торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм халыкны яклау министры Игорь Чадов белән очрашты.
Моннан тыш, визит кысаларында төбәк операторының эше белән танышу, Саранск шәһәренең күпфатирлы йортлары ишегалларында каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен җитештерү базасын һәм мәйданчыкларны карау булды.
Визит нәтиҗәләре буенча Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, республиканың Дәүләт комитеты өчен әлеге визит уңышлы булган, бигрәк тә Мордовия Республикасында һәм Татарстан Республикасында төбәк операторлары өчен шундый ук тарифлар белән эш итү тәҗрибәсен өйрәнү, коммуналь хезмәтләрнең җайга салынулы өлкәсендә норматив-хокукый базаны һәм закон чыгару инициативаларын әзерләү ягыннан.