Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.
Менделеевск һәм Кама Тамагы муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге районнар буенча бер генә мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. «Халык контроле» системасына республика буенча каты көнкүреш калдыклары белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы агымдагы ел башыннан 135 мөрәҗәгать алынган, шуларның 6сы – эштә, калганнары вакытында хәл ителгән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Шулай ук ул, төбәк операторлары ягыннан хокук бозулар тулысынча юк, дип ассызыклады.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Менделеевск һәм Кама Тамагы муниципаль районнары башкарма комитетлары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады.