Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты) «Промстройматериалы» күчемсез мөлкәт милекчеләренең бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан бакча кишәрлеге милекчесе – гражданиннан мөрәҗәгать алынды. Анда 2020 елда бакчачылык ширкәте җитәкчелеге тарафыннан электр энергиясе өчен түләүнең Дәүләт комитетының 13.12.2019 №3-22 карарында билгеләнгән тиешле тариф күләменә туры килми торган тариф буенча исәпләүнең хокуклы булу-булмавы турында сорау барлыкка килгән. Дәүләт комитеты мөрәҗәгатьне карады һәм тапшырылган документлар нигезендә «Промстройматериаллар» бакчачылык ширкәтенә караган бакча кишәрлекләренең хуҗалары электр энергиясенә булган чыгымнарны һәм гомуми кирәк-яраклар өчен тотылган электр энергиясенә һәм бакчачылык ширкәтенең факттагы сарыфлары өчен индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләренә карап, гомуми җыелышта расланган күләмдә түлиләр.
217-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясы нигезендә бакчачылык яисә яшелчәчелек коммерциясез ширкәтенең гомуми кулланылыштагы мөлкәтенә гражданнарның бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү территориясе чикләрендә урнашкан мөлкәт керә, аны куллану бары тик бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баручы гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шул исәптән электр энергиясе белән тәэмин итү өчен генә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциясез берләшмәләрендә тарифлар электр энергетикасы өлкәсендәге гамәлдәге законнарның рәсми документларына туры килергә тиеш. Эчке югалтулар, гомуми яктыртуга чыгымнар һ.б. тарифка кертелмәскә тиеш. Мондый чыгымнар аерым исәпләнә һәм әгъзалар кертеме хисабына түләнә.
Димәк, кулланучының энергия кабул итүче җайланмалары сарыф иткән электр энергиясе өчен түләү документы бакчачылык ширкәте тарафыннан әгъза кертемнәрен түләү буенча аерым түләү документы буларак рәсмиләштерелергә тиеш.
Кулланылган электр энергиясенә түләү күләме бакчачылык ширкәте әгъзасының бакча кишәрлеге чикләрендә урнаштырылган индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләренә карап, исәп-хисап чорына һәм тиешле чорга Дәүләт комитеты билгеләгән электр энергиясе тарифына карап билгеләнә.
Электр энергетикасында дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) куллануның расланган тарифларны арттыруда яки билгеләнмәгән тарифларны куллануда чагыла торган тәртибен бозу Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 1 нче һәм 2 нче статьясында каралганча җаваплылык барлыкка китерә.
Дәүләт комитеты бакчачылык ширкәте адресына дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә законнарның зарури таләпләрен бозуның һәм эчке югалтуларны, гомуми яктыртуга чыгымнарны электр энергиясенә булган тарифлар составына кертүнең рөхсәт ителмәве турында кисәтү бирде. Мондый чыгымнарны аерым исәпләргә һәм әгъза кертемнәре хисабыннан түләттерергә кирәк. Бакчачылык ширкәте әгъзасының энергияне куллана торган җайланмалары тарафыннан тотылган электр энергиясе өчен түләү турында түләү документларын аерым, әгъза кертемнәрен түләү турындагы түләү документы итеп рәсмиләштерү зарур.
Бакчачылык ширкәтенә шулай ук Дәүләт комитетына, кисәтүне карау нәтиҗәсендә законнардагы зарури таләпләр үтәлешен тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турындагы мәгълүматларны күрсәтеп, әлеге кисәтүне карау турында белдерү дә җибәрергә кирәк.