Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Әлмәт ш. “Промтранс-А” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә тарифларның максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен билгеләү турында.
2. “Казан сәнәгать тимер юл транспорты тармак предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә тарифларның максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен билгеләү турында.
3. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
(“Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: ХЭ Шаматов И.К., “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ филиалы);
Алабуга МР: “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” Бехтерев авыл җирлеге автоном учреждениесе ҖЧҖ).
4. “Техстрой” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
5. “ПромАвто” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
6. “Гидропромжилстрой” ҖЧҖ электр кабул итү җайланмаларын “Алабуга” ППТ ОЭЗ” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
7. “НТЦ МСП” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” ППТ ОЭЗ” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
8. “САРИЯ Био–Индастрис” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” ППТ ОЭЗ” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.