Бу – планетабызның барлык кешеләрен берләштерә торган бәйрәм. Һәр халыкның үзе өчен уникаль һәм кабатланмас теле бар, ул кешенең тәкъдире өчен җавап бирә һәм тулы бер мирас алып килә. Дөньяда 6 меңгә якын тел исәпләнә. Аларның һәркайсы милли мәдәниятне чагылдыру, рухи һәм матди мирасны үстерү һәм саклау коралы булып тора.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы барыгызны да бу мөһим бәйрәм белән тәбрик итә! Ихлас йөрәктән үз илеңне яратырга, туган телебез белән горурланырга һәм үз мәдәниятебезне данларга насыйп булсын! Тел аралашу өчен генә түгел, ә үсеш өчен дә көчле һәм куәтле корал булып калсын иде.