Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды.
Көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен салкын суны транспортлауга тарифлар билгеләү турында»гы карары проекты хакында»гы мәсьәлә чыгарылган иде.
Тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.