Сишәмбе көнне, 16 февральдә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында халык кабул ителде. Мөрәҗәгать иткән гражданнарның сорауларына рәис А.С. Груничев җавап бирде. Очрашу барышында Әгерҗе шәһәрендә коммуналь хезмәтләргә тарифлар формалаштыру һәм Казан шәһәрендә көндезге уку йортларында белем алучы студентларга транспорт ташламасы кертү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр каралды.