Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова үткәрде.
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.
Баулы һәм Югары Ослан муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге районнар буенча берәр мөрәҗәгать теркәлгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 111 мөрәҗәгать килгән, шуларның 96сы хәл ителгән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Шулай ук ул, төбәк операторлары ягыннан хокук бозулар тулысынча юк, дип ассызыклады.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле хәбәр иткәнчә, Баулы һәм Югары Ослан муниципаль районнары буенча әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен 2020 ел өчен түләү әлегә күрсәтелмәгән. Шулай ук ул «Волжанка» МУП төбәк операторының эшчәнлек алып бару лицензиясе булмавын, әмма калдыкларның кабул ителүен дә билгеләп үтте. Дәүләт экологик экспертиза бәяләмәсе булмау сәбәпле, лицензияне ала алмыйлар икән.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Баулы һәм Югары Ослан муниципаль районнары башкарма комитетлары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев һәм Александр Тыгин каты коммуналь калдыклар өчен нормативларның нигезлелеге һәм юридик затлар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү өчен түләү тәртибе, шулай ук каты коммуналь калдыкларны эшкәртү мәсьәләләрен күтәрделәр. Шуны исәпкә алып, киләсе утырышка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкиленә әлеге мәсьәләләр буенча чыгыш ясарга дигән карар кабул ителде.