Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Казан Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә торган гражданнар җыеннарында катнашты

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Казан шәһәрендә муниципаль, дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының, Казан шәһәре думасының халык белән очрашулары узды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова №2 Каравай сайлау округы буенча гражданнар җыеннарында катнашты. Очрашу В.И.Ленин исемендәге Каравай мәдәният йортында узды.

Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр думасы депутатлары, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләре вәкилләре 2020 ел өчен социаль программаларны гамәлгә ашыру һәм эш нәтиҗәләре турында шәһәр халкына хисап җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International