Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П.Борисова үткәрде.
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.
Азнакай һәм Теләче муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге районнар буенча мөрәҗәгатьләр теркәлмәгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 91 мөрәҗәгать килгән, шуларның 74се хәл ителгән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, нигездә кешеләр чүп-чарны вакытында чыгармауга зарлана.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле Азнакайда һәм Актүбәдә калдыкларның территориаль схема нигезендә урнаштырылуын билгеләп үтте. 2020 елга калдыкларны урнаштыру өчен түләү әлегә бирелмәгән.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Азнакай һәм Теләче муниципаль районнары башкарма комитетлары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады.
Лилия Борисова Дәүләт комитетына 2021 елга каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча актуальләштерелгән графикларны җибәрергә кушты.