Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе эш визиты белән Зеленодольскта булды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Александр Груничев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев белән берлектә, гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук «Зеленодольск җылылык челтәрләре» предприятиесендә булдылар, анда эшлекле киңәшмә үткәрделәр.

Кабул итү барышында халык үзләрен борчыган проблемаларны кузгатты.
Очрашу барышында ачыкланганча, кайбер торак пунктлар буенча халык түләүләренә кагылышлы сораулар бар. Барлык мөрәҗәгатьләр дә бергәләп каралды һәм һәрберсе буенча гамәлдәге закон кысаларында аңлатмалар бирелде. Күпчелек сораулар буенча урында җавап бирелде. Озаклап өйрәнүне таләп итә торган мөрәҗәгатьләргә җавапны мөрәҗәгать итүчеләр соңрак алачак.  Йөкләмәләрне үтәү эше – аларны хәл итү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән срокларда җавап җибәрү – даими контрольдә тора. 

Гражданнарны кабул итү тәмамлангач, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев белән «Зеленодольск җылылык челтәрләре» предприятиесендә булдылар. Анда урында проблемалы моментларны өйрәнделәр һәм алар буенча тәкъдимнәр тыңладылар.  

«Зеленодольск җылылык челтәрләрендә 2021 елга тариф компаниясе буенча берничә сорау бар. Шәһәр администрациясе белән берлектә аларны хәл итәргә тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте Александр Груничев.

Тэги: Очрашу
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International